4 яшлек балалар өчен тылсымлы әкият Спектакльның премьерасы - 2015 елның декабрь аенда Автор - З. Алегрина |
“Чуртан турында әкият” дигән рус халык әкияте буенча куелган шаян хикәя. Тылсымлы чуртан турында, ялкау, ләкин игелекле авыл егете – Емеля hәм гүзәл Патша кызы-Несмеяна турында.
Яшәгән ди бер карт hәм аның өч улы булган ди, икесе акыллы, эшчән булганнар, ә кечесе – Емеля, бер әйбер дә эшләмәгән hәм көн саен мич өстендә яткан.Абыйлары Емеляны мич өстеннән төшәргә озак итеп күндерделәр, hәм ниһаять су артыннан барып кайтарга ризалаштырдылар. Җиенды ул, балта алды, чиләкләр, hәм ашыкмыйча инеш ягына китте. Емеля бәке уеп чыгарды, суны чиләккә чумырып алды, карый, ә чиләктә чуртан,гади түгел, ә сөйләшә торган. Емеля чуртанны җәлләде дә, җибәрде, ә чуртан аңа тылсымлы сүзләрне әйтте: “Чуртан әмере буенча, минем теләгем буенча”. Бу сүзләрне әйтсәң, нәрсә телисең, шул булачак...