Гайлә белән карар өчен фәлсәфи әкият Спектакльның премьерасы - 2008 елның 14 февралендә Автор - М. Бартенев Куючы режиссер - С. Иванников Куючы рәссам - С. Иванников Композитор - А. Хромов, С. Иванников Пәрдә саны: бер Спектакльның дәвамлылыгы: 45 минут. |
Балачактан бөтенесенә таныш гади булган әкият “Ряба тавыгы” Чаллы курчак театыры сәхнәсендә фәлсәфи каламбур зурлыгына үсте, олыларга да аның турында фикер йөртергә вакыт. Үзегез уйлагыз, нигә бабай белән әби елыйлар? Ич алар йомырканы бәрделәр? Димәк, аны ватарга теләделәр? hәм аннары, алтын йомырканы гади йомыркага алмаштыру белән юатып була торган әби белән бабайны кайда табарга була?
Сюжетның көтелмәгән борылышы, якты кәчтүмнәр, дәртләндергеч музыка, сөйләп биреп булмый торган сүзләр уены балалар әкиятен бөтен гайлә өчен пьесага әйләндерделәр – спектакль вакытында шуның өстеннән көлеп алырга мөмкинлек була, нәрсә киләп чыга, әгәр тәләпчәнлек белән әкиятнең текстыннан фикер йөртсәң, ә спектакльдән соң Ряба тавыкның табышмагына җавап табырга тырышырга.