6 яшьтән башлап балалар өчен hәм аларның әти-әниләре өчен спектакль. Спектакльның премьерасы – 2013 елның июнендә Автор - Н. Осипова Куючы режиссер - М. Урицкий Куючы рәссам - РТ атказанган сәнгать хезмәткәре А. Митрофанов Музыка - халыкныкы |
Сәләтле киев режиссеры - Михаил Урицкий җитәкчелеге астында, театыр белән әзерләнгән, кавказ әкияте буенча спектакль. Спектакльның сәхнә графикасы театырның төп рәссамы – Алексей Митрофанов белән әзерләнгән.
“Бер ярым уч” – әнисенә -Бәрәнгә терелер өчен шулай нык кирәк булган тозны эзләргә, туган өе янына мөстәкыйль сәяхәткә чыккан, бәләкәй йомшак сарык бәрәне турында эчкерсез, игелекле спектакль. Сарык бәрәне бәләкәй генә булса да, ул батырланып юлга чыга, әнисе белән әйтелгән юл теләген: “Бер ярым уч, бер ярым уч, бер ярым уч...” дигән кадерле сүзләрне җыр кебек акырын гына көйләп бара. Бу җиңел булмаган сәяхәттә Сарык бәрәнен
орлык утырткан Әтәч белән, үзенең сабый-Куян баласын югалткан Куян белән, кәләш-Дуңгыз, капканга әләккән Бүре белән, күгәрченне аулаган Төлке белән очрашулар көтә. Каршы очраганнарның hәрберсе Сарык бәрәнен нәкъ шул дөрес сүзләргә өйрәтә, кайсыларын тирә-яктагыларга шул яки башка очракта әйтәргә кирәк, бәхетсезлек яки шатлык булса, юл теләкләре ме яки шигарь ме… Бик күп яңа әйберләр белеп алды Сарык бәрәне, күп кызыклыклар, hәм менә, ниһаять, туган өе янына килеп җиткәч, ул әнисе юлга әйтеп җибәргән иң мөһим карәкле сүзләрне онытты... Нишләргә Сарык бәрәненә, нәрсә артыннан аны әнисе җибәргән, ничек искә төшерергә инде? Сез генә, безнең хөрмәтле бәләкәй тамашачылар, аңа ярдәм итә аласыз!
Спектакльдә театырның алыпбаручы курчак уйнатучы актерлары катнашалар: Ева Мингажева, Минзария Туктарова, Егор Митрофанов.