5 яшьтән алып балалар өчен, татар халык әкияте буенча бер хәрәкәтле гыйбрәтле әкият. Спектакльның премьерасы - 2009 елның 4 февралендә Автор - Р. Курбан Куючы режиссер - И.
Зиннуров Пәрдә саны: Бер Спектакльның дәвамлылыгы: 50 минут |
Ярлы егет турында татар халык әкияте буенча спектакль. Мәхәббәт
белән тулган йөрәк hәм төрле ситуацияләрдә кайгыга батмау сәләте –
аның бердән бер байлыгы. Калын акча янчыксыз hәм кыйбатлы киемсез
чибәр кызның мәхәббәтенә ирешеп буламы? Байлардан hәм комсызлардан, тупас hәм
усаллардан бәйсезлек табып буламы? Спектакльның тамашачылары шуның турында
әкиятне карап бетергәч кенә беләчәкләр.
Спектакль бик музыкаль, милли
колорит белән тулган, hәм рус телендә уйналганга карамастан, тамашачыларда татар
фольклоры белән орынышы кысан тойгы туа.