Бу көннәрдә Сыктывкарда (Коми республикасында) курчак театрларының “Мойдысьтә кунакта” дигән II халыкара фестивале тәмамланды. Бу фестивальнең нәтиҗәсендә Яр Чаллы дәүләт курчак театрының курчак уйнатучы актриса - Ева Мингаж кызы Г. Остер пьессасы буенча “Маймылга сәлам!” куелышында “Иң яхшы хатын кыз роле” номинациясендә лаеклы җиңеп чыкты.