Көз килгәнен Яр Чаллы дәүләт курчак театры артистлары гадәттәгечә гастроль hәм фестиваль сәфәр белән билгеләп үтәчәк. Яңа театраль сезонында труппаның графигы гадәттәгечә хиш туендырылган, артистлар Россия шәhәрендә генә түгел, ә аның чикләрендә дә билгеләнеп үтәчәкләр.
Шулай, 11 сентяберьдән 13 сентяберьгә хәтле коллективның Уфада гастрольләре уңыш белән үтте, анда, Башкорт дәүләт курчак театры сәхнәсендә театраллар сабыйлар өчен үзләренең иң яхшы куелышларын күрсәттеләр: Д. Непомнящая пьессасы буенча “Мамонт баласы өчен әни” hәм А. Милның таныш булган әкияте буеча “Винни-Пух hәм башкалар”. 28 hәм 29 сентяберьдә артистлар Республика башкаласында – Казанда гастрольлиләр, анда алар узган сезонның яңа куелышларның берсен “Маймылга Сәлам!” дигән спектакльне тәкъдим итәчәкләр, ә 11 октяберьдә Сыктывкарда (Коми Республикасында) узачак “Мойдысьтә кунакта” дигән III Регионара курчак теартры фестивалендә төньяк тамашачыларга тәкъдим ителәчәк.
Артистлар яңадан юлда, бу юлы театралларның сукмагы Актөбәдә (Казахстанда) ята, анда 21 сентяберьдән 25 сентяберьгә хәтле коллектив “Әссәләмугалейкум” дигән IV Халыкара курчак театры фестивалендә катнашачак, тамашачыларның хөкеменә, төрле театраль фестивальләрдә аз түгел бүләкләр белән казанган, “Дюймовочка” куелышын тәкъдим итәчәкләр. Йошкар-Олада (Республика Марий Элда) 10 нояберьдән 15 нояберьгә хәтле булачак “Оле Лукойеда кунакта” дигән I Бөтенроссия театр фестивалендә коллектив “Дюймовочканы” күрсәтәчәк.
Гастрольлләр дәвам итә, hәм 14 октяберьдән 18 октяберьгә хәтле курчакчылар яңадан Чебоксарда (Чувашияда) театр куелышларының соңгысыннан берсен, В. Сутеевның-балалар язучысы хикәясе буенча, “Кем “Мияу” дип әйтте” дигән спектакльне күрсәтәчәкләр, шулай ук яңа форматтагы үзенчәлекле тамашачылар өчен “Бертөрле булырга безгә мәҗбүри түгел” дигән театраль фестивалендә икенче тапкыр катнашачаклар. Анда алар күрми торган hәм аз күрә торган балалар өчен инновацияле аудио тоела торган “Керпе hәм томан” дигән спектакль такъдим итәчәкләр.
Нояберьнең калган әмәлләрендә үзгәрешсез күрше якын шәhәрләргә гастрольләр кала, театрның маршрутында: Ижевск, Саранск, Ульяновск.
Шуңа да карамастан, бер нинди фестивальләр hәм гастрольләр артистларга яңа 29 театраль сезонында туган шәhәрдә яраткан тамашачылар белән күрешергә комачауламыячак. 29 театраль сезонның ачылуы 2015 елның 23 октяберендә 18.00 сәгатьтә, таныш булган Ефим Чеповецкий-балалар драмматургы сәхнәләштерүе буенча, “Аюның-күркәсе” премьера спектакеле белән ачылачак.
hәр җомга сәгать 18.00, шимбә сәгать 11.00 hәм якшәмбе сәгать 10.00, 12.00, 14.00 курчак театры артистлары үзләренең бәләкәй тамашачыларын иске адрес буенча көтәләр: 18/09 (“Курчак театры” тукталышы), ә эш көннәрендә гадәттәгечә актерлар мәктәпләрдә hәм балалар бакчасында эшләрен дәвам итәчәкләр.
Труппу театра кукол встречают в Чебоксарах