Иң кечкенә балалар өчен уенлы- әкия Спектакль дәвамлылыгы - 35 минут 2 яшлек балаларга тәкъдим ителә Автор - - А. Лысова (В. Сутеев әкияте буенча) Куючы режиссер - А. Лысова (А.Н.Афанасьев исемендәге Киров курчак театры) Куючы рәссам – РТ атказанган сәнгать хезмәткәре А. Митрофанов Спектакльның музыкаль рәсмиләштерүчесе – РФ атказанган мәдәният эшчесе Н. Евдокимова |
Сабыйлар өчен генә түгел уен - әкият. «Кем «Мияу» дип әйтте?» - бу спектакль игелекле якты хис белән тулган. Билгеле, кәефне бер әйбер дә шулай күтәрми, ничек тәрбияләнүче җәнлекләр белән, мәче яки песи белән аралашу кәефне күтәрә. Мәче яки песидән нәрсә сөйкемлерәк була ала. Шаян hәм шаяншук, сүз тыңлаучан hәм тынычсыз – менә алар, безнең йомшак дусларыбыз.
Кызыксынучан сабый – көчек, мияулаганны ишеткәч таныш булмаган җәнлекне эзләргә китте – “мияу” дип әйткән, тынычлыкны бозучыны, юлда аңа төрле өй hәм сарай җәнлекләре очрый. Ләкин, әтәч тә, тычкан да, бака да, хәтта йонлы песи дә, аларның берсе дә “мияу” дип әйтмәде. Барысы да тормыштагы кебек. Бала өйдә ялгыз калгач тылсымчыга әйләнә, хыяллана, үзенең әкияттәгечә, искиткеч дөньяны күз алдына китерә. Шулай, баланың күзаллаунда хәрбер бүлмәдәге әйбер, һичшиксез баланың ялгызлыгын бизи торган тере эт баласына hәм песигә әйләнергә мөмкин. Ләкин, үзеңә тугрылы hәм игелекле дус табудан мөһимлерәк, могҗизалырак нәрсә була ала.
«Кем «Мияу» дип әйтте?» спектакле – бу хикәя балаларның табигыйлыгыннан, кызыксынучанлыгыннан, дөнья белән беренче танышу турында бәләкәйләргә hәм зурларга да һичшиксез ошыячак.